Яр Чаллыда җылыту сезоны башлангычы турында карар имзаланды

2015 елның 16 сентябре, чәршәмбе
Яр Чаллы башкарма комитеты 2015-2016 елгы яз-кыш сезоны башлануы турында карар чыгарды.
Документ буенча 15 сентябреннән социаль объектларга – мәктәпләргә, балалар бакчаларына, сәламәтлек саклау учреждениеләренә, мәдәният һәм спорт сарайларына җылы бирә башладылар. Яр Чаллы җылылык челтәрләре директоры Айрат Зәйнуллин әйтүенчә, урамдагы һава температурасы 5 көн дәвамында +8 градустан ким торса, торак йортларга да җылы биреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International