Бөгелмә муниципаль районы җылылык челтәрләре җылылык сезонына әзер

2015 елның 16 сентябре, чәршәмбе
Бөгелмә районы торак фондының бөтен объектларына җылылык периодына әзерлек паспортлары күрсәтелгән.

Бөгелмә муниципаль районы территориясендә җылылык белән тәэмин итүче дүрт оешма бар, дип хәбәр итә муниципаль район башкарма комитеты торак-коммуналь хуҗалыгы, транспорт, юл хуҗалыгы һәм элемтә бүлеге. Шәһәр һәм район буенча барлыгы 33 котельный, 22 кече егәрле котельный һәм 21 үзәк җылылык пункты бар. Җылылк, су, газ, электр белән тәэмин итүче оешмалар җылылк сезонында эшләргә әзер.

Кагыйдә буларак, социаль-мәдәни әһәмияттәге объектлар җылылк биргәндә өстенлеккә ия. Шәһәр һәм районда аларга 90 белем бирү учреждениесе (40 мәктәп һәм 50 балалар бакчасы), 8 спорт объекты, 3 яшьләр сәясәте объекты, 4 социаль яклау объекты, мәшгульлек үзәге, 50 сәламәтлек саклау учреждениесе һәм 43 мәдәният объекты керә. Санап кителгәннәрнең кышка әзерлеге бүгенге көндә 100 процент тәшкил итә.

Болардан кала Бөгелмә муниципаль районының торак фондында 876 күпфатирлы йорт исәпләнә. Шуларның 602 се – үзәк җылыту системасы, 274 е – шәхси җылыту системасы белән. Хәзерге вакытта аларның барысында да әзерлек паспортлары бар.

Шулай итеп, шәһәр һәм район ягулык сезонына тулысынча әзер. Ә җылылык бирү Татарстанда 20 сентябрьдән соң каралган. Хәзерге вакытта Бөгелмәдә торак йортларга һәм социаль сфера объектларына җылылык биреп карау процессы бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International