Азнакай ягулык сезонына тулысынча әзер

2015 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе
Көннәр аяз, җылы торса да, көз көзлеген итми калмас, салкыннар килеп  җитәр.  Торак хуҗалыгы Департаменты хәбәр итүенчә  алар ягулык сезонына тулысынча әзер.  Тиешле кагыйдәләр нигезендә, йортларга җылы урамдагы һава температурасы 5 тәүлек буена 8 градустан артмаган очракта бирелә.  Ә әлегә көннәр аяз тора.   Җылы җибәрелгән чорда  торак йортлар һәм  социаль-культура  объектларында көчәйтелгән  тәүлеклек дежурлык оештырылачак. Сораулар туган очракта  торак оешмалары, энергия саклау  һәм хезмәт күрсәтүче предприятиеләрнең  диспетчерлык хезмәтенә  мөрәҗәгать итәргә кирәк. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International