Түбән Камада җылыту периоды башланды

2015 елның 21 сентябре, дүшәмбе
Түбән Кама районында 726 торак йортта җылы бирелде.
25 сентябрьдә шәһәрнең бөтен йортларында җылы бирергә планлаштырылган. Районда 930 күпфатирлы йорт,алардан 32 йортта индивидуаль җылыту һәм 898 йорт үзәк җылыту белән. Хәзерге вакытта җылы 726 йортта бирелгән.
10 сентябрендә җылы социаль сфера учрежденияләрендә (мәктәпләр,бала бакчалары, сәләмәтлек саклау,мәдәният, спорт учрежденияләре) бирелде. Хәзерге вакытта шәһәр һәм район коммуналь хезмәтләре көчәйтелгән эш режимына күчерелгән, һәр көн җылы җибәрү буенча оператив штаблары үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International