Алексеевск муниципаль районында яңа йорт урнаштылар

2015 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Просторная урамында кешеләр 12 нче өйгә күчте.

Өйне ачуга район башлыгы Игорь Марченко килде. Ләкин бер минутлык сагышны башлыкның башка сүзләре каплап китте. Бу сүзләрдә районның  озакламый социаль инфраструктура белән тулыланачагы уңаеннан оптимизм күп иде. Биредә яңа балалар бакчасы да, берничә уен мәйданчыгы да бар инде. Спорт шәһәрчеге дә бар, элек аның турында хыялланып та булмый иде. Тиздән тагын алты торак өй төзеләчәк, димәк, район үзәгенең киләчәге матур.

Бу өйгә күчүчеләр “Керамики-Маркет”  төзүчеләренә, республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәт әйттеләр, истәлеккә кунаклар һәм төзүчеләр белән фотога төштеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International