Алабугада җылылык челтәрләре торбаларын көзге тыгызлауга әзерләнәләр

2015 елның 15 сентябре, сишәмбе
Алабугада көзге пресслау эшләрен сентябрь ахырында үткәрергә планлаштыралар. Бу хакта Алабуганың җылылык челтәрләре предприятиесендә хәбәр иттеләр. 
Торбаларны көзге юдыру ике көн тирәсенә сузылачак: нәкъ менә шулкадәр вакыт алабугалыларның йортларында кайнар су булмаячак. 
Шунысын да әйтеп үтик, шәһәрдә ягу сезоны узган атнада ук старт алды. Беренче булып җылы мәктәпкәчә учреждениеләргә бирелде, ә бүген мәктәпләргә дә җылы бирелә башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International