Алабугада күпфункцияле үзәк ачылды

2015 елның 23 сентябре, чәршәмбе
Шүрнәк авыл җирлегендә яңа объект -  күпфункцияле үзәк ачылды.
Бүген Олы Шүрнәк авылында Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов һәм ТР Премьер-министр урынбасары вазифаларын башкаручы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында яңа объект – күпфункцияле үзәк ачылды. 
КФҮ авылның нәкъ үзәгендә урын алды һәм барлык төп учреждениеләрне: авыл мәдәният йортын, башкарма комитетны, почта һәм китапханәне бер канат астына сыйдырды. Әлеге социаль объектны салуга республика бюджетыннан 9,5 миллион сум тирәсе акча бүлеп бирелде, тагын 4 миллион сумга якын акчаны җирле казна шушы төзелешкә җибәрде: ул инженерлык челтәрләре салуга һәм территорияне төзекләндерүгә тотылды. 
2015 елда Татарстанда 42 күпфункцияле үзәк ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International