Лениногорск муниципаль районында күпфункцияле үзәк ачылды

2015 елның 23 сентябре, чәршәмбе
Лениногорск муниципаль районы "Письмянка" тимер юл станциясе микрорайонында күпфункцияле үзәк ачылды.
Әлеге микрорайон Геофизиклар поселогында урнашкан. Бу поселокта яшәүчеләр моны бик күптән көткән булган, концерт карарга килергә тилмереп тордык, диләр. Шулай ук монда үсеп килүче яшь буын да шактый күренде. Хәзер алар мәдәният йортында эшли башлаячак  түгәрәкләргә килеп, буш вакытларын уздырачак. Атна ахырында дискотекага барып, биергә дә урын булды. Мәдәният йортын ачу тантанасына, Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов, Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов, район башлыгы Рәгать Хөсәенов, поселокта яшәүчеләр килгән иде. Яңа үзәктә тамаша залы,фельдшер-акушерлык пункты,китапханә һәм уку залы урнашкан.
2015 елда Татарстанда республика президент программа буенча 42 күпфункцияле үзәк ачырга планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International