Ел башыннан бирле Татарстанда 1 млн. 659,5 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган

2015 елның 26 сентябре, шимбә

2015 елның 25 сентябренә республикада 1 млн. 659,5 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган, бу еллык биремнең 69,1 % ын тәшкил итә (үткән ел белән чагыштырганда 101,2 %). Шул исәптән үткән 2 атна эчендә 51,7 мең кв.м торак файдалануга тапшырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында, Дәүләт торак инспекциясе күрсәткечләренә караганда, бүгенге көнгә 39 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, шул исәптән 14 очракта кешеләр һәлак булган. Хезмәт кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен барлыгы19 млн. 418 мең сумлык 548 карар чыгарылган. Барлыгы 11 млн. 315 мең сум эзләтеп алынган.

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, социаль ипотека программасы буенча бүгенге көнгә 2 мең 675 фатирлы 103 йорт гамәлгә кертелгән. Төзелүче объектлардан югары әзерлек дәрәҗәсендә – 32 объект, уртача әзерлектә – 10, түбән әзерлектә – 3 объект. Моннан тыш, республикада Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча республикада 162 ветеран өчен 24 йорт төзелә. Шулай ук ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның торак хокукларын гамәлгә ашыру программасы буенча 2015 елда 331 ятим баланы торак белән тәэмин итү планлаштырыла.

Шулай ук министр хәбәр иткәнчә, 2015 елда республикада 45 күп балалы гаиләне торак белән тәэмин итү карала. Бүгенгә 128 млн. 101 мең сумлык 45 сертификат рәсмиләштерелгән, шулардан 24 сертификат реализацияләнгән.

Ул шулай ук өлеш кертеп төзелеш алып бару программасына аерым тукталды. Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Чаллы шәһәрләре җитәкчелегенә өлешле объектлар төзү мәсьәләсен аерым тикшереп торырга кушты.

Министр белдергәнчә, бүгенгә социаль-мәдәни объектлар төзелеше буенча өч программа тулысынча тәмамланган, шулардан: Татарстан Республикасында беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне модернизацияләү, универсаль спорт мәйданчыклары төзү һәм участок вәкаләтле полиция хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү.

Җылылык сезонына әзерлек буенча Ирек Файзуллин хәбәр иткәнчә, 43 муниципаль берәмлектә дә барлык күп фатирлы торак фонды әзерләнгән. Казан шәһәрендә эшләр тәмамланмаган әле (82,8%).

Киңәшмә барышында шулай ук «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» КБО башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International