Яшел Үзәндә гражданнарны аварияле торактан күчерү программасы тормышка ашырыла

2015 елның 29 сентябре, сишәмбе
Красный переулок урамындагы 1нче йортны сүтү эшләре башланды. Аның урынына 9 катлы 176 фатирлы йорт төзеләчәк.
Әлегә “аврийщиклар”дан яңа торакларга күчүчеләр күп түгел – барлыгы 14 гаилә. Шулай да 746 милекче программада катнашырга теләкләрен белдерде, хәзер алар үзләренә торак сайлау белән мәшгуль. Коммерцияле булмаган “ГЖФ” оешмасы белән килешү төзегәннәр генә фатир сайлый ала. 494 гаиләнең инде кайдан фатирлы булачаклары билгеле, йортның куллануга тапшырылуын гына көтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International