ТР Төзелеш министрлыгында төзелештә нефтегаз һәм химия продукциясен куллану мәсьәләсе буенча киңәшмә үтте

2015 елның 2 октябре, җомга
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында төзелеш тармагында нефтегаз һәм химия продукциясен куллану мәсьәләсе буенча киңәшмә үтте.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның беренче урынбасары вазыйфаларын башкаручы А.С.Әхмәтшин җитәкчелегендә үтте.Чарада Башкорстостан Республикасы сәнәгать һәм инновация сәясәт министры А.И. Карпухин, Татарстан Республикасы Президенты Ярдәмчесе Р.К. Сәбиров,Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлык вәкилләре,республика ВУЗ,проект һәм подряд оешмалар вәкилләрезаказ бирүчеләр катнашты.
Киңәшмәдә хәзерге хәл буенча һәм төзелештә нефтегаз һәм химия продукциясен куллану перспективалары буенча фикер алыштылар.
Төп мәсьәлә - Башкортостан Республикасы белән бергә сертификация, нефтегаз һәм химия продукциясен төзелеш базарына алга алып бару буенча эш төркемен барлыкка китерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International