Яр Чаллыда бала бакчасы ачылды

2015 елның 7 октябре, чәршәмбе
Бүген Яр Чаллыда Замелекесье микрорайонында урнашкан 119 нчы "Бәләкәч"  бала бакчасы ачылды.
Тантаналы чарада Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ринат Әбдуллин, мәгариф һәм яшьләр эшләре буенча идарә башлыгы Рамил Хәлимов, ААҖ "КамГЭСэнергострой" гендиректор урынбасары Сергей Ямашев,балалар,ата-аналар катнашты.
Ринат Әбдуллин балаларны,ата-аналарны бәйрәм белән котлады һәм төзүчеләрне тырышлык өчен рәхмәтләде.
Бала бакчасы медицина блогы, психолог,балаларны туган теленә укыту кабинетлары, музыкаль һәм спорт залы белән урнаштырылган.
Шулай үк бакчада составы буенча эчәргә яраклы сулы бассейн бар.Ул ультрафиолет белән фильтрация үтә һәм кислород белән баелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International