Бүген Лаеш муниципаль районында логистик үзәк һәм соклар җитештерү буенча завод төзелеше инвестиция проектын тормышка ашыра башлауга багышланган тантаналы чара булды. Төзелеш мәйданчыгы Сокуры авылыннан ерак түгел урнашкан. Әлеге инвестицион проектны Әзәрбәйҗанның Benkons Group компаниясе тормышка ашыра.
Әлеге проектны тормышка ашыру мөмкинлеге турында башлангыч килешүгә узган елның декабрендә ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллинаның Әзәрбәйҗанга сәфәре барышында ирешелгән иде. Агымдагы елның февраль аенда проект ТР Президентына тәкъдим ителде. Шул чакта Benkons Group белән ТР Инвестицион үсеш агентлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү дә имзаланды.
Әзәрбәйҗан компаниясе төрле өлкәләрдә эшчәнлек белән шөгыльләнә, шул исәптән киң кулланыш товарлары импорты һәм диструбуциясе өлкәсендә, төзелеш секторында проектларны тормышка ашыра, Европа, Азия һәм Америка илләренә яшелчә һәм җиләк-җимеш продукциясе җибәрә. Benkons Group Татарстанда төзи башлаячак завод экологик яктан чиста җиләк-җимешләрдән натураль соклар җитештерүдә махсуслашачак. Әлеге проектка инвестицияләр күләме 4 млрд. сумнан артык булыр дип көтелә. Заводның минималь проект куәте - елга 54 млн. литрга якын. Булачак заводта һәм логистик үзәктә 250ләп кеше эшләр дип планлаштырыла.
Инвестицион проектны тормышка ашыруга багышланган чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
"Бу шактый зур проект, республикада аның тиңдәшләре булмады. Завод Татарстан базарына гына түгел, якындагы төбәкләр базарына да исәпләнгән. Мин инвесторга рәхмәт әйтергә теләр идем. Әзәрбәйҗандагы хезмәттәшләребез әлеге карарны кабул итте, аны җентекләп эшләде һәм тиздән проектка якынча 4 млрд сум акча салыначак. Бу предприятие 50 мең тоннадан артык сок җитештерәчәк. Иң мөһиме - бу базар безнең җитештерүчеләр өчен дә. Алар заводны чимал белән өлешчә тәэмин итәчәк. Чималның бер өлеше җирле булса, икенчесе читтән кертеләчәк. Минемчә, бу зур эшнең башы гына. Киләчәктә әлеге производствоны киңәйтүне планлаштырачакбыз", - диде ТР Президенты тантаналы чарада чыгыш ясап.
Benkons Groupның коммерция директоры Элин Залов үз чиратында бүгенге вакыйганы компания һәм ТР Инвестицион үсеш агентлыгы арасында уңышлы хезмәттәшлек нәтиҗәсе дип атады. Аның сүзләренчә, әлеге проект Benkons Groupка зур икътисади табыш та бирә, шул ук вакытта зур җаваплылык та өсти. Ул ТР Президенты һәм республика җитәкчеләренә тәкъдим ителгән мөмкинлек һәм инвестицияләр өчен уңай шартлар тудырган өчен рәхмәт белдерде. Тантаналы чара булачак завод нигезенә истәлек капсуласы салу белән тәмамланды.
Журналистларның сорауларына җавап биреп, Элин Залов Әзәрбәйҗан компаниясенең Татарстандагы булачак завод продукциясен Россия базарына гына түгел, ә Кытай һәм башка Азия илләренә җибәрергә ниятләвен әйтте.
Заводта соклар һәм составында сок булган эчемлекләр җитештерү өчен чимал сыйфатында өлешчә Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясе дә файдаланылачак. "Төзелеш тәмамлангач төбәкнең авыл хуҗалыгы потенциалыннан файдаланырбыз дип өметләнәбез", - дип белдерде Элин Залов. Аның сүзләренчә, компания завод һәм логистик үзәк төзелешенә тоткан акчалар 8-10 елда үзен аклар дип саный.
Benkons Group компаниясе Татарстанда 75 гектар мәйданлы җир кишәрлеге сатып алган, аның 12 гектары әлеге проектны тормышка ашыру өчен файдаланыла. Киләчәктә компания җитештерүне киңәйтеп, Татарстанда яңа инвестиция проектларын тормышка ашырырга ниятли.