Семинарны "ТКХ тикшерү" "ТКХ сферасында иҗтимагый тикшерү милли үзәк" башкарма директоры Светлана Виктор кызы Разворотнева һәм Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Андрей Владимир улы Чибис алып барачаклар.
Татарстанда бүгенге көнгә 126 меңнән артык кеше төзекләндерү объектларын сайлау буенча Бөтенроссия онлайн-тавыш бирүдә катнашкан. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган брифингта хәбәр итте.