Актаныш муниципаль районында торак йорт төзелде

2015 елның 10 октябре, шимбә
Киров авыл җирлегендә гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү программа кысаларында яңа йорт ачу тантанасы узды.
Чарада Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе И.Э.Фаттахов, төзелеш буенча урынбасары Р.И.Гарипов, "Газстройсервис" оешма җитәкчесе Р.И.Ярмиев, Киров авыл башлыгы А.А.Гафуров катнашты һәм үзләренең изге теләкләрен җиткерде. Тантананы Киров авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International