Җәй чорында 6 казан, берничә насос алмаштырылды, казаннар,җылыту системалары ремонтланган, суны исәпкә алу приборлары сатып алынды. Район бюджетыннан бу максатларга 1,7 млн. сум күләмдә акча тотылды. Шул көннәрдә Утяшкино мәдәният йортына да җылылык җибәреләчәк.
Яңа Чишмә районы матбугат хезмәте материаллары буенча
Татарстанда бүгенге көнгә 126 меңнән артык кеше төзекләндерү объектларын сайлау буенча Бөтенроссия онлайн-тавыш бирүдә катнашкан. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган брифингта хәбәр итте.