Татарстан Республикасы вәкилләре Мәскәү өлкәсенә җирле үзидарә органнары һәм регион дәүләт хакимияте арасында вәкаләт бүлү тәҗрибәсен өйрәнү максаты белән визит ясады.Вәкилләр башлыгында Татарстан Республикасы Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Николай улы Кудряшев торды.
Татарстанда бүгенге көнгә 126 меңнән артык кеше төзекләндерү объектларын сайлау буенча Бөтенроссия онлайн-тавыш бирүдә катнашкан. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган брифингта хәбәр итте.