"Кояшлы шәһәр" микрорайонында бала бакчасы ачылды

2015 елның 16 октябре, җомга
2015 елның 16 октябрендә "Кояшлы шәһәр" микрорайонында «АК БАРС Строй» оешма төзегән бала бакчасы ачылды.
Чарада мэрия вәкилләре, Вахитов һәм Приволжск район администрациясе башлыгы урынбасары Алсу Әсәдуллина һәм «АК БАРС Строй» оешма вәкилләре катнашты.
Ике этажлы бала бакчасы 140 урынга расланган, бакча җиһазларына үстерә торган уенннар,спорт җиһазлары керә.
«АК БАРС Строй» оешмасы бала бакчалар төзелешен дәвам итәчәк: микрорайонда проект буенча тагын ике 140 урынлы бала бакчасы төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International