Бөгелмә муниципаль районында төзелеш сезон нәтиҗәләрен ясадылар

2015 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Бөгелмә муниципаль районында чираттагы төзелеш сезон нәтиҗәләрен ясадылар.

Республиканың Бөгелмә районында 26 программасы буенча актив эш алып барылды. Бу хакта “эшлекле дүшәмбе”дә  башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары В.Гарафетдинов хәбәр итте. “Күпфатирлы йортларда капиталь ремонт ясау” программасын халык сөенеп кабул итте, ә менә авария хәлендәге торактан халыкны күчерү мәсьәләсен  шәһәр җитәкчелеге зур авырлыклар белән хәл итә. Бөгелмә районында 14 йорт авария хәлендә. Анда яшәүчеләрне Кольцов, Авыл хуҗалыгы техникасы һәм Герцен урамнарында төзеләсе йортларга күчерергә ниятлиләр. Укытучыларның республика конференциясе Бөгелмәдә уздырылу сәбәпле, быел безнең районда белем бирү учрежденияләрен төзекләндерүгә зур игътибар бирделәр һәм күп көч сарыф иттеләр. 25 ел эчендә беренче тапкыр шәһәрдә балалар бакчасы төзелде. Күп кенә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре төзекләндерелде.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International