Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районында “Ятим балалар һәм ата-аналар күзәтүесез калган балаларның тормыш шартларын яхшырту” программасы буенча йортларны куллануга кертү дәвам итә.
Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районында “Ятим балалар һәм ата-аналар күзәтүесез калган балаларның тормыш шартларын яхшырту” программасы буенча 4 шәхси торак йорт төзелеше бара. Хәзерге вакытта өч объектта эчке бизәү, берсендә түбә ябу эшләре башкарыла. Объектларны куллануга тапшыру вакыты – 2015 елның 25 декабрендә.