Районда ятим балаларга дип төзелгән, 16 фатирны берләштергән ике катлы торак йортны ачу тантанасы булды. Әлеге торак йорт “Ятим балаларны торак белән тәэмин итү” программасы буенча төзелде.
Торак йортны ачу тантанасында Татарстан Республикасы буенча монополиягә каршы федераль служба идарәсе җитәкчесе урынбасары Павел Козел, район башлыгы Александр Шадриков, “ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды” Буа регионара вәкиллеге җитәкчесе Алмаз Шәрипов катнаштылар.
Тантананы ачып, район башлыгы Александр Шадриков унөч бәхетле фатир хуҗасына котлау сүзләрен җиткерде һәм заманча итеп төзелгән, барлык уңайлыклары булган фатир ачкычларын һәм бүләкләр тапшырды. Аннан соң ул ООО “Энергосервис” җәмгыяте директоры урынбасары Сергей Ивановка ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт Хатын, ООО “Энергосервис” җәмгыяте директоры Геннадий Волковка, прораб Михаил Васильевка район башлыгының Рәхмәт Хатларын тапшырды, эшне кызу темпларда башкарып, торак йортны тиз арада өлгертү өчен күп көч куйган төзүчеләргә рәхмәт белдерде.
Павел Козел әти-әнисез калган ятим балаларны барлык уңайлыклары булган торак белән тәэмин итү программасының республика эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе булуын ассызыклады һәм яңа фатирларның хуҗаларына бары тик бәхет, шатлык кына китерүен теләде.