Гражданнарны аварияле торактан күчерү программасын тормышка ашыру кысаларында Болгарда 18-фатирлы ике катлы торак йорт төзеләчәк.
Хәзерге вакытта гидроизоляция һәм подвалдагы бинасын җылыту эшләре башкарылган, фундамент блоклары яткызылган. Төзүчеләр бинаның цоколь өлешен урнаштыруына керештеләр,соңыннан түшәмә плитәләре урнаштырылачаклар һәм эшләр график буенча дәвам итәчәкләр.