Татарстан Республикасында 2 млн 26,9 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган

2015 елның 21 ноябре, шимбә

ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясенең оператив мәгълүматларына буенча 2015 елның гыйнвар-ноябрь айларында төзелеш тармагында 42 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән 26 кеше каты имгәнгән һәм 16 кеше үлгән.

Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә шундый мәгълүмат хәбәр ителде.

Киңәшмәне республика муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

Ел башыннан алып Дәүләт төзелеш күзәтчелеге белән Дәүләт хезмәт инспекциясе 1284 тикшерү үткәргән. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 658 карар чыгарылган.

2015 елның 20 ноябренә булган мәгълүматларга караганда Татарстанда 2 млн 26,9 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу еллык биремнең 84,5 процентын тәшкил итә.

Күп фатирлы инвестицион торак программасы планында – 127 йорт, аның 86сы тапшырылган, тагын 44 йорт тапшырасы калган. 41 күп фатирлы инвестицион торакларның 35е югары дәрәҗәдә әзер, 6сы – уртача әзерлектә.

Аз катлы йортлар төзелеше планында – 9826 йорт. Шуларның 9550 се тапшырылган, 276 йорт калган.

Социаль ипотека программасы буенча 20 ноябрьгә гомуми мәйданы 191,5 мең кв. метрлы 3168 фатирга исәпләнгән 125 йорт тапшырылган. Соңгы 2 атнада 24,2 мең кв. м файдалануга тапшырылган.

2015 елда арендага биреләсе торак программасы кысаларында гомуми мәйданы 71 мең 399 кв. метрлы 21 торак йорт төзелеше планлаштырылган. Файдалануга 8 йорт тапшырылган.

Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча 152 ветеран өчен 22 йорт төзелеше дәвам итә.

2011-2015 елларга “Торак” федераль максатчан программасы кысаларында, аерым категория гражданнарын торак белән тәэмин итү программасы буенча федераль бюджеттан 39 гаиләгә дәүләт торак сертификатлары тапшыру планлаштырыла. 19 ноябрьгә 63 млн 954 мең сумлык 39 сертификат рәсмиләштерелгән.

Татарстанда балалар бакчалары төзелеше дәвам итә. 2015 елның 20 ноябренә яңа төзелүче 73 объектның 4ендә эшләр дәвам итә. Объектларда капиталь ремонт һәм реконструкция буенча

барлык 16 объектта эшләр төгәлләнгән. Өстәмә төркемнәр ачып капиталь ремонтлау буенча эшләр барлык 38 объектта тәмамланган.  

“Авыл клублары” программасы буенча 42 объектның берсендә эчке эшләр башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International