Бүген Казан Кремлендә капремонт һәм аварияле торактан күченү мәсьәләләре буенча селектор киңәшмәсе үтте. Оештыручы - РФ Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы.
Федераль ведомство җитәкчесе Михаил Мень селектор башында региональ түрәләренә мөрәҗәгать итте."Без бүген ел ахырында бөтен мәсьәләләр буенча фикер алышырга җыелдык.Капремонт башкару мәсьәләсе буенча нәтиҗә ясарга вакыт җитте.Икенче мәсьәлә - аварияле торактан күченү.Өченче - кешеләрне күчереп утырту йортларның сыйфаты.Дүртенче - дәүләт торак тикшерүен тормышка ашыру.Регионнарны тыңларбыз.Ачык итеп хәбәр итегез" - ассызыклады министр.
Капремонт РФның 10,72 мең йортта,41,06 миллион кв.м.мәйданында башкарылды.600 мең кеше торак шартларын яхшыртты.
Татарстан Республикасы бу программада лидер булып чыкты,капремонт планлаштырылган 816 йортта үтте.