Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин «КЗСК-Силикон» метилхлорсилан сәнәгать җитештерү мәйданчыгын төзү мәсьәләсе буенча күчмә киңәшмәсен үткәрде.
Киңәшмәдә Заказ бирүче - «КЗСК-Силикон», генпроектчы «Союзхимпромпроект», подряд оешмаларның вәкилләре – ЧҖҖ НПП «ГКС», ААҖ «ТАТЭЛЕКТРОМОНТАЖ», ЧҖҖ «СМУ-2», инвестор вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Киңәшмәдә генподрядчылары белән төзелеш-монтаж эшләрен башкару,хезмәт ресурсларын төзелеш мәйдачыгына мобилизацияләү һәм җиһазлар,материаллар китереп тапшыру мәсьәләләре каралды.
Шулай үк 2/2 «Пироген кремний диоксид бүлеге» титулын проектлаштыру һәм төзү вакыты буенча фикер алыштылар.