Брифингта ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министрлыкның ТКХ программалары белән идарә итү һәм тормышка ашыру башлыгы И.Н. Насыров, ТР ТКХ РИҮ КБП рәисе М.Ю. Застела һәм ТР ТКХ РИҮ КБП башкарма директоры Д.С.Романов катнашты.
Быел 11 айда ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына гражданнардан кабул ителгән мөрәҗәгатьләр саны былтыргыдан 820гә артып, 18 мең 43не тәшкил иткән. Шулардан 15 меңгә якыны, гомумйорт милке торышына бәйле рәвештә, килгән.Бу хакта министрлыкның Торак-коммуналь хуҗалык программаларын тормышка ашыру идарәсе башлыгы Илдус Насыйров хәбәр итте. Ул китергән мәгълүматка караганда, аерым алганда, торак хезмәтләрен күрсәтү сыйфаты буенча гражданнардан 1302 мөрәҗәгать кабул ителгән (бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 90га кимрәк), коммуналь хезмәтләр сыйфаты буенча – 3324 (586га кимрәк), торак йортны капиталь төзекләндерү зарурияте буенча – 2001 (370кә кимрәк). Илдус Насыйров искәртеп үткәнчә, быел төп программа буенча 999 йорт һәм янга калдырылган акча хисабына тагын 30 йорт рәткә китерелгән. 1029 торак йортны капиталь төзекләндерүгә җәмгысе 4 млрд 720 млн сум акча сарыф ителгән.
Моннан тыш, торак бинаны үзгәртеп кору һәм яңадан планлаштыругә бәйле рәвештә кабул ителгән мөрәҗәгатьләр саны 24 кә артып, 887не тәшкил иткән. Шунысы да игътибарга лаек: быел гражданнардан төзелеш хилафлыкларыннан канәгатьсезлек белдереп килгән мөрәҗәгатьләр, узган ел белән чагыштырганда, 2 тапкырга диярлек кимегән (былтыр 294 мөрәҗәгать, быел – 139). Идарәче компанияләргә зарланучылар да азайган – 536дан 494кә калган. Аның каравы, ТКХ өчен түләүләр артуга кагылышлы сораулар буенча мөрәҗәгать итүчеләр саны 712гә артып, 5040ны тәшкил иткән.
“Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәге” коммерциячел булмаган партнерлык башкарма директоры Дмитрий Романов сүзләренчә, әлеге оешмага ТКХ сораулары буенча кабул ителгән мөрәҗәгатьләрнең 35 проценты торак-коммуналь хезмәтләр өчен, гомумйорт кирәк-яракларына түләүләрне билгеләү, түләү документларын формалаштыру, өстәмә түләүләр белән килеп чыккан проблемаларга бәйле. Шул ук вакытта күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр сыйфаты, гомумйорт кирәк-яракларына сарыф ителгән коммуналь хезмәтләргә кагылышлы сораулар 13 проценттан артмый, күп фатирлы йортлар белән идарә итүгә һәм әлеге йортларның начар торышына бәйле мәсьәләләр 10шар процент тәшкил итә, капиталь төзекләндерүнең яңа системасы буенча – 5, йорт яны территориясе торышы буенча – 7, авария хәлендәге һәм тузган торак буенча – 3 процент.
“Чыннан да, мөрәҗәгатьләр шактый күп кабул ителә. Әмма кешеләр күбрәк хәбәрдар булса, сорауларның күбесенә урын калмас иде. Мөрәҗәгатьләрнең яртысы бер сөйләшүдә үк хәл ителә”, – дип билгеләп үтте югарыда телгә алынган үзәк рәисе Михаил Застела, күп кенә мәсьәләләрне урында идарәче оешма белән элемтәгә кереп чишеп булуга игътибарны юнәлтеп.