VI Республика яшьләр форумында катнашырга ашык

2016 елның 15 гыйнвары, җомга

VI Республика яшьләр форумының оештыру комитетын инде икенче ел рәттән Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков җитәкләячәк. Былтыргы кебек, форумның һәр мәйданчыгын профильле министрлык яки ведомство әйдәп барачак.
“Безнең Татарстан” форумы берничә этапта узачак. Гариза кабул итү кампаниясе шушы көннәрдә башланып, 29 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Аны www.forumtatarstan.ru сайтында тутырырга мөмкин. 1-14 март көннәрендә һәр проект белгечләр бәясен алачак.
Форумның финал чарасы өч көнлек күргәзмә рәвешендә оештырылачак. Сайлап алынган иң яхшы проектлар 21 марттан алып 1 апрельгә кадәр узучы киләсе этапта катнашачак. Аның нәтиҗәләре буенча исә финалистлар исемлеге төзеләчәк.
Быел иң яхшы дип табылган проектлар авторлары Татарстан делегациясе составына кереп, “Территория смыслов” “Таврида” Бөтенроссия яшьләр, Идел буе федераль округының “iВолга”, “Балтыйк Артекы» халыкара, «Машук» Төньяк-Кваказ форумында катнашу мөмкинлегенә ия булачак.
Гаризаларны 14-30 яшьлекләрдән кабул ит.әләр, шулай ук 35 яшькә кадәрге яшь галимнәр дә катнашу хокукына ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International