Казанда ТКХ хезмәтләрен түләү буенча бурычларны җыю үсте

2016 елның 8 феврале, дүшәмбе

Казанда ТКХ хезмәтләрен түләү буенча бурычларны җыю үсте. 2015 елда әлеге күрсәткеч 98,2%-ны тәшкил иткән. Бурычлы шәһәрлеләргә карата төрле чаралар күрелә - искә төшерүдән алып судка мөрәҗәгать итүләргә кадәр. Намуссыз түләмәүчеләрдән бурычларны кайтарту эше бу елда да дәвам ителәчәк. Түләмәүчеләрнең бурычлары вакытында түләп баручы шәһәрлеләр хисабына капланырга тиеш түгел, дип җиткерде Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин бүгенге эшлекле дүшәмбедә.

Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин сөйләп үткәнчә, 2016 елның 1-нче гыйнвары мәгълүматлары буенча, күпфатирлы йортлардагы шәһәрлеләрнең, милекчеләрнең һәм торак булмаган биналарны арендага алучыларның бурычлары 1,9 млрд. сумнан артып киткән. Әлеге бурычларның вакыт чикләнеше 6 айдан арткан. 

Бурычлар структурасы анализы күрсәткәнчә, бурычларның 1,5 млн. сум күләмендәге төп суммасы 5 ел эчендә җыелган. Күпчелек бурычлылар 100 мең сумга кадәр бурыч җыйганнар.

Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә караганда, түләүләр буенча бурычлары булган шәһәрлеләргә карата төрле чаралар күрелә - гади генә кисәтүләрдән алып судка гариза бирүгә кадәр. Шулай ук ул аерым категориядәге гражданнарга ташламалар һәм субсидияләр булганлыгын да билгеләп үтте, аларны алу өчен социаль яклау бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International