Иң яхшы сайт конкурсына йомгак ясалды

2016 елның 9 феврале, сишәмбе

2015 елга Татарстан Республикасының Дәүләт мәгълүмат системасы составындагы "Татарстан Республикасы Рәсми порталы" сайтлар өчен бәйгесенә йомгак ясалды.

Татарстан Республикасы ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы сайты “Татарстан Республикасы рәсми порталы” дәүләт мәгълүмат системасы составындагы сайтлар буенча ел саен үткәрелә торган конкурста “Татарстан Республикасы башкарма хакимият органының иң яхшы сайты” номинациясендә  өченче урынга лаек булды. ТР Дәүләт торак инспекциясенең рәсми сайты “Татарстан Республикасының иң яхшы ведомство сайты” номинациясендә мактаулы беренче урынга лаек булды.

Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы 2016 елның 9 февралендә, традиция буенча, Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы кысаларында узды. Иннополиста үткән коллегия утырышында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International