Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов Костенеево авылында булды. Монда бүген клуб бинасын ремонтлау тулы көченә алып барыла. “Без аны 2015 елда башладык. Ремонтка 23 миллион сум акча бүлеп бирелде. Бүген мондагы 80 проценттан артыграк эш башкарылган,- диде Геннадий Емельянов. Шунысын да өстик, бинаның беренче катында 300 урынга исәпләнгән актлар залы, спортзал, почта урнашкан, икенче катта – авыл Советы, китапханә, башлангыч мәктәп. Алар өчен монда 3 кабинет бүленгән. Биредә тик парталарны алмаштырасы гына калган.