ТР Төзелеш министрлыгы һәм "ТР ЭББИ" ДАУ “Инвестиция-төзелеш проектын үтәүдә гарант буларак Заказчы. Заказчы-төзүче (техник заказчы) функцияләре, инвестицион-төзелеш процессы башка катнашучылары белән үзара хезмәттәшлек проблемалары" темасына заказчы-төзүче оешма белгечләре һәм җитәкчеләре өчен семинар-киңәшмә уздырдылар. Котлау сүзе белән катнашучыларга РТ төзелеш,архитектура һәм ТКХ министрның беренче урынбасары И.Э.Файзуллин чыгыш ясады. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Арбитраж суды, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтү Инспекциясе, Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе , ТР Хисап палатасы вәкилләре катнашты.