"Нефтемаш" Азнакай заводы" ҖЧҖ подрядчы оешма Түбән Чегодай авылында модульле ФАП төзи. Татарстан районнарында модульле ФАПлар төзү "2012-2016 елларда Татарстан Республикасында халыкка беренче медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү" республика максатчан программасы кысаларында башкарыла.
Биредә нигезнең борылмалы терәкләре уранштырылган, канализация үткәрелгән, конструкциянең түбәсе ясалган, ишек, тәрәзәләр бар. Объектка газ сузылган, хәзер газны, электрны тоташтыру эшләре алып барыла. ФАП өчен җиһазлар алынган, медицина җиһазларын кайтарасы гына калган.