Казанның Совет районындагы Нагорный һәм Яңа Сосновка бистәләрендә авыл клубы төзелә башлады. Күпфункцияле үзәк Локаторная урамында барлыкка киләчәк.
Бина эчендә 300 кеше утыра алырлык зал, уку бүлмәсе һәм җәмәгать тәртибен саклау буенча терәк пункт булачак. Бу – Совет районында “Авыл клублары” республика программасы кысаларында төзелгән икенче мәдәният учреждениесе. Беренче авыл клубы Вознесение торак массивында барлыкка килде һәм күптән түгел үзенең 3 еллыгын билгеләп үтте, дип хәбәр итә Совет районы администрациясе матбугат хезмәте.