Чирмешән муниципаль районында фельдшер-акушерлык пункты ачылды

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе

Объектны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -  ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов,  Чирмешән районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин,  Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Сәламәтлек министрлыгының балаларга медицина ярдәме оештыру бүлеге начальнигы Елена Игнашина, районның баш врачы Рафаэль Габдрахманов, медицина хезмәткәрләре, авыл халкы катнашты. Чыгыш ясаучылар авыл халкын яңа ФАП ачылу белән  котладылар, сәламәтлек, озын гомер һәм бирегә профилактика максатында гына мөрәҗәгать итүләрен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International