2016 елда Татарстанда индивидуаль җылыту системасына күчү, блоклы модульле котельный урнаштыру, газүткәргечләр салу, су чыгару системасын модернизацияләүгә 162,2 млн сум күләмендә акча бүленәчәк. Республикадагы 1,7 мең фатирны быел индивидуаль җылыту системасына күчерү ниятләнә.
Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы тарафыннан уздырылган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының ТКХ программаларын куллану һәм тормышка ашыру идарәсе башлыгы Илдус Насыйров хәбәр итте. Аның сүзләренчә, әлеге системага, гадәттә, үзәкләштерелгән җылылык системасын файдалану нәтиҗәле булмаган очракта тоташтыралар. “Бу кешеләргә җылылык кына биреп калмый, ә авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең кайнар су проблемасын да чишә”, - диде И. Насыйров.
“Авылларда яктырту, су тәэминаты. Пар казаннары урнаштыру" программасы республикада 2005 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Шул вакыт эчендә индивидуаль җылыту системасына 46 мең 495 фатир күчерелгән. Шул ук программа нигезендә блоклы модульле котельныйлар төзелә. Республикада шундый 131 объект гамәлгә кертелгән.
“Программа Татарстан Республикасы бюджеты һәм фатир хуҗалары тарафыннан финанслана. Фатир хуҗалары белән лизинг программасы кысаларында 7 елга килешү төзелә һәм 7 елдан соң җылыту җиһазы фатир хуҗасы милке итеп санала башлый”, - дип аңлатма бирде ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының ТКХ программаларын куллану һәм тормышка ашыру идарәсе башлыгы.
Индивидуаль җылыту системасына күчү өчен иң элек йортта яшәүче барлык фатир хуҗалары да моңа ризалыгын бирергә тиеш. Бер фатир хуҗасы гына булса да риза түгел икән, әлеге системага йортны тоташтырып булмаячак.
Җиһаз өчен түләүгә килгәндә, фатир хуҗасы моңа кадәр җылылык өчен күпме түләгән булса, алга таба да шул сумманы түләргә тиеш була. 7 елдан соң исә файдаланган газ өчен генә түләү каралган. Яңа җиһаз җылылыкны көйләү мөмкинлеге дә бирә.
Бюджет өлкәсендәге объектларны җылылык белән сыйфатлы тәэмин итү максатыннан, 2014 елдан алып мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр, клубларны җылыту системасын да яңарту программасы гамәлдә. Мисал өчен, 2014-2015 елларда республикада 306 бюджет объектында 559 пар казаны алмаштырылган. 2016 елда әлеге өлкәгә 69 млн сум күләмендә акча бүлеп бирү каралган. Бу акчалар Татарстанның 93 бюджет объектында 174 пар казанын алмаштыруга тотылачак.