ТКХ өлкәсендәге җәмәгатьчелек контроле региональ үзәге Казанда 2011-2016 елларда кулланышка тапшырылган күпфатирлы яңа йортлардан күчемсез милек алучылар өчен “кайнар линия” хезмәтен оештырды. Милек хуҗалары, фатирларында төзелеш вакытында җитешсезлекләр киткән дип санаган очракта, әлеге хезмәткә мөрәҗәгать итә алалар.
Хәбәрләр 8 (843) 236-29-97 телефон номеры һәм obcontrolrt@mail.ru электрон почтасы аркылы кабул ителә.