2015 елда Татарстанда ТКХ өлкәсендә икътисади җинаятьләр саны 94 процентка арткан. Бүген бу хакта матбугат конференциясендә журналистларга ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе башлыгы Илдар Сафиуллин хәбәр итте.
"Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә кылынган җинаятьләр саны 94 процентка артты дияргә була. Без бу юнәлештә актив эшлибез: 74 җинаять ачыкланды, килгән зыян күләме 102 млн сум тәшкил итте", - диде ул һәм бүгенгә килгән зыянның 75 проценты кайтарылганны өстәде.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, җинаятьләрнең күпчелеген идарәче компания һәм торак-милекчеләр ширкате җитәкчеләре кешеләрнең коммуналь хезмәтләр өчен түләгән һәм күп фатирлы йортларда агымдагы ремонт үткәрү өчен каралган акчаларны үзләштерү юлы белән кыла. Былтыр 76 җинаять буенча 28 җинаять эше тикшерелеп, судларга җибәрелгән. 28 кеше җаваплылыкка тартылган.