Россия һәм Швейцария торак-коммуналь хуҗалык системасы буенча, эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар

2016 елның 23 марты, чәршәмбе

25-28 мартта торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе буенча, идарә итү һәм укыту мәсьәләләренә багышланган чаралар узачак. Тәҗрибә белән уртаклашырга Швейцария белгечләре киләчәк. Шулай ук Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләре, Идарәче компанияләр директорлары, ТСЖ, СРО һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашачак. Программада түгәрәк өстәлләр, семинар-диалог, видеоконференция каралган түбәндәге темалар: "күп фатирлы йортны идарә итү ысулы ", "Кадрлар барысын да хәл итә.Торак-коммуналь хуҗалык буенча, кадрлар әзерләү өчен, актуаль мәсьәләләр", "Швейцария тәҗрибәсе белән торак-коммуналь хуҗалык идарә итү өлкәсендә ". Алдан теркәлү өчен телефон +7(843) 248-65-65, шулай ук электрон адреска гариза җибәрергә мөмкин.

Тулырак мәгълүматны алырга була, сылтама аша күчеп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International