Агымдагы елда районда республика прогараммалары буенча 4 терлекчелек фермасы төзекләндереләчәк, 2 сенаж траншеясы төзеләчәк.
“Игенче“ ҖЧҖ-дә (2 ферма), “Скоков Н.А.“ КФХ-да икешәр йөз башка, “Зубов В.С.“ КФХ-да 100 башка исәпләнгән сыерлар абзарына капиталь ремонт ясалачак. Объектларның смета бәясе 20 млн.сум, шуның 6 млн.сумы республика бюджетыннан бирелсә, 14 млн.сумы хуҗалык акчасына ясала. Хәзер сыерлар абзарларын ремонтлауга керешәләр, материаллар кайтарыла.
Сенаж траншеялары “Вәлиев Ф.Р.“ һәм “Козлова М.И.“ КФХ-да төзеләчәк, траншеяның һәрберсе 1000 тонна сыйдырышлы. Аларның смета бәясе 3 млн.сум тора (берсе – 1,5 млн.сум). Республика һәр КФХ-га дүртәр йөз мең сум акча бүлеп бирә, калган акчаны (2,2 млн. сум) хуҗалыклар үзләре табарга тиешләр.