1-нче апрельдә “Химград” Технополисында “Россиядә энергияне нәтиҗәле һәм экологик файдалану. Практик тәкъдимнәр, карарлар һәм кораллар” семинары була. Чара Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе булышлыгында Россия Идарә итүчеләр һәм девелоперлар гильдиясе тарафыннан оештырыла.
Семинарда Татарстан Республикасының проект һәм архитектура оешмалары вәкилләре, “ЮИТ Казань”, “Унистрой”, “КамаСтройИнвест” компанияләре төзүчеләре, милекчелек белән идарә итү өлкәсендәге белгечләр, шулай ук белем бирү һәм фәнни-тикшеренү учреждениеләре хезмәткәрләре булачак. Чарада Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева да катнаша.
Семинар Татарстанда энергияне нәтиҗәле файдалану карарларын өйрәнү һәм куллануны тормышка ашыруга ярдәм итүгә юнәлтелгән.