Фучик һәм Зорге урамнары киселешендәге метро станциясенә “Дубравная” исеме бирелә

2016 елның 29 марты, сишәмбе

Фучик һәм Зорге урамнары киселешендә урнашкан метрополитенның беренче линия станциясенә рәсми рәвештә “Дубравная-Дубравная” исеме бирелде. Бу хакта Башкарма комитетның 2016 елның 28-нче мартыннан чыккан 1158-нче номерлы Карарында бастырылды.
Метро станциясенә әлеге исемне Идел буе районындагы Дубравная урамы янында урнашканлыгы аркасында куярга булганнар.
“Дубравная” станциясе төзелешен “Казметрострой” ААҖ 2014 елда башлады. Станцияне 2016 ел ахырында тәмамларга планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International