Казанның капиталь ремонт программасына кертелгән барлык 20 белем бирү учреждениеләрендә дә эшләр инде башланды, дип җиткерде шәһәр Мэриясендәге эшлекле дүшәмбе вакытында Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин.
“Капиталь ремонт кысаларында мәктәпләрдә 8 эш төре башкарыла: фасад, түбә ремонтлана, тәрәзә, ишек, бәдрәф-юыну бүлмәләре, керү төркемнәре һәм инженерлык коммуникацияләре алмаштырыла”, - дип хәбәр итте комитет рәисе. Балалар бакчаларында шулай ук ясель төркемнәрендә идәннәр җылытылачак һәм ял итү мәйданчыкларында күләгә төшерә торган түбә япмалар төзү көтелә.
Комитет рәисе мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен эшли торган 168-нче номерлы мәктәптә 2015 елда башланган масштаблы реконструкция дәвам ителәчәклеген искәртеп үтте. Бу елда эчке ишекләрне алмаштыру, керү төркемнәрен, инженер системаларын, фасад, бәдрәф һәм юыну бүлмәләрен ремонтлау көтелә.
Искәндәр Гыйниятуллин 2016 елгы капремонт программасына 15-нче номерлы татар гимназиясе дә кертелгәнлеген җиткерде.
“Танкодром” микрорайонында мәктәпкәчә учреждениеләргә кытлык булу аркасында, Курчатов урамындагы бина, спорт мәктәбе күченгәннән соң, балалар бакчасына яраклаштырылачак. 36,5 млн. сумга түбә, тәрәзә, ишекләр, инженерлык коммуникацияләре алмаштырылганнан һәм төзекләндерү буенча эшләр башкарганнан соң, бинада 220 балага исәпләнгән 332-нче номерлы балалар бакчасы ачылачак”, - дип җиткерде И.Гыйниятуллин.
И.Гыйниятуллин капремонт буенча күчмә киңәшмәләр оештырылуын һәм эшләрнең контрольдә тотылуын да билгеләп үтте.
Комитет рәисе мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларындагы ремонт 1-нче сентябрьгә кадәр башкарылырга тиешлеген искәртте. “Алынган темплар, программа катнашучыларның тәҗрибәсе, төрле яклап ясала торган контроль әлеге бурычны тиешле сыйфатта һәм билгеләнгән вакытка башкарырга ышаныч бирә”, - дип җиткерде И.Гыйниятуллин.