Быел республикада 268,2 чакрым суүткәргеч системасы, 45 су басымы каланчасы, 43 артезиан суы скважинасы төзү планлаштырыла.
2010-2015 елларда “Чиста су” программасы нигезендә, Татарстанда 1 мең 663,21 чакрым суүткәргеч системасы, 188 су басымы каланчасы, 194 артезиан суы скважинасы төзелгән. Моның өчен республика һәм федераль бюджеттан 5 млрд 47 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Шуларның 785,16 млн сумы − федераль субсидияләр.
Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы тарафыннан уздырылган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының ТКХ программаларын куллану һәм тормышка ашыру идарәсе башлыгы Илдус Насыйров хәбәр итте.
Эчәр суга бәйле проблемалар республиканың көньяк-көнчыгыш һәм Чүпрәле районнарында булуын да ассызыклады ул. Моны И. Насыйров җир асты су чыганакларының аз булуы белән аңлата.