ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗлык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ассызыклап узганча, энергияне сакчыл файдалану – һәр гаиләгә кагыла торган көндәлек мәсьәлә. Республикада соңгы 15 елда бу юнәлештә зур эш башкарылган. Аерым алганда, энергия бүлеп чыгару белән шөгыльләнгән, электр энергиясен, газны күпләп сарыф иткән коммуналь предприятиеләрдә җиһазларны заманчалаштыру, модернизацияләүгә бәйле чаралар комплексы гамәлгә ашырылган. Торакны капиталь төзекләндергәндә энергияне нәтиҗәле файдаланырга мөмкинлек биргән материаллар, технологияләр куллану мәсьәләсе дә актуаль. Алексей Фролов фикеренчә, бүген яшь буында энергиягә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә аерым игътибар юнәлтү зарур. Коммуналь хезмәтләргә тарифны киметү-киметмәү шул исәптән һәр гаиләнең эчке культурасына, ресурсларны рациональ сарыф итүенә дә бәйле, дип билгеләп үтте ул.
“Казан энергосервис үзәге” муниципаль унитар предприятиесе директоры Евгений Чекашов бүген Казанның энергияне сакчыл файдалану буенча Россиянең миллион халкы булган шәһәрләре арасында лидерлар рәтендә булуына басым ясады. Ул китергән мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта Татарстан башкаласында күп фатирлы торак йортларны һава торышына карап, автоматик рәвештә, көйләү җайланмалары белән җиһазлау дәрәҗәсе – 55 процент (республика буенча – 40 процент). Тагын 1,6 меңләп йортны шундый системалар белән тәэмин итү бурычы куелган. Бу эшне 4 ел эчендә төгәлләү ниятләнә. 2014 елда гамәлгә ашырылган программа кысаларында һава торышын автоматик көйләү җайланмалары белән 500 йорт җиһазландырылган. Моңа җәмгысе 400 млн сум акча сарыф ителгән. Нәтиҗәдә, 92 мең Гкал җылылык янга калган, бу 120 млн сум акча дигән сүз.