Бүген Казан кремленең Туп сараенда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, май бәйрәмнәре алдыннан, РФ һәм ТР дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында – ветераннар, сәнәгать, фән, мәгариф, мәдәният, бизнес, дәүләт хакимияте органнары, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкә вәкилләре. Аерым алганда, ҖЧҖ "Уңайлы йорт" генераль директоры М.А.Нуриев, бүләкләнде. Исегезгә төшерәбез, 15 февраль көнне Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин ҖЧҖ "Уңайлы йорт" генераль директорына М.А.Нуриевка,төзелеш өлкәсендәге казанышлары өчен, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен, "Татарстан Республикасы Атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы" дигән мактаулы исем бирде.