Мәгълүмат-консультация төркеме Татарстан Республикасының адвокатлар һәм нотариаль палатасы белгечләреннән составында Баулы муниципаль районының Кзыл-Яр һәм Исергәп авыл җирлекләрендә гражданнарны кабул итү эшендә катнаштылар.
Гражданнарны кабул итү барышында ике авыл җирлегеннән булган 51 кешегә хокукый ярдәм күрсәтелде.
Юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеген торак йортка газ үткәрү, каты көнкүреш калдыкларын чыгарып түгү, аерылышкан чакта мал бүлү, суд карарлары үтәлеше, педагогларга яшьләре җитү сәбәпле өстәмә пенсия билгеләнү буенча мөрәҗәгать тәртибе, инвалидлык, пенсиянең индексацияләнүе, бер уку йортыннан икенчесенә күчү тәртибе, ятим балаларга торак бирү мәсьәләләре кызыксындыра иде.
Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да барлык сораулар буенча тулы җаваплар бирелде. Чарада ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлык юридик бүлеге белгече Л.А.Ахметзянова катнашты.