ТР Төзелеш министрлыгы хезмәткәрләре Казан Марафоны-2016да катнашты

2016 елның 15 мае, якшәмбе

Бүген Татарстан башкаласында, СПИДтан үлгәннәрне искә алу халыкара  көненә багышлап, Казан Марафоны-2016 уздырылды. Бөтенроссия ярышларын ачу тантанасы «Казан Арена» стадионы янында булды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры  Илсур Метшин, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе ярдәмчесе Геннадий Онищенко, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кешенең уңай тормышы өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Анна Попова, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Краевой, ЮНЭЙДСның Көнчыгыш Европадагы һәм Үзәк Азиядәге төбәк ярдәме төркеме директоры Виней Салдана, БМОның ВИЧ-инфекция проблемалары буенча ирекле ихтыярый илчесе җырчы Вера Брежнева һәм башкалар катнашты.

Казан марафоны икенче ел рәттән уздырыла. Барысы 38 илдән 8,5 мең кеше катнашырга гариза биргән. 42,2 км марафон дистанциясеннән тыш, ярыммарафон дистанциясе (21,1 км), 10 км һәм 3 км үтте.  

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International