Рөстәм Миңнеханов үз-үзен көйли торган төзелеш оешмасының вәкаләтләрен киңәйтү ихтыяҗына игътибарны юнәлтте

2016 елның 18 мае, чәршәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Төзечүләр берлегенең VII еллык хисап-сайлау гомуми җыелышында чыгышында, үз-үзен көйли торган оешманың вәкаләтләрен киңәйтү ихтыяҗына игътибарны юнәлтте.

"Төзелеш оешмалары үз-үзен көйли торган оешмага берләшкәндә, үзара эшләү формасын таптык дип саныйбыз. Шул ук вакытта, гомумән, ил буенча башбаштаклык бар, бу кайбер оешмалар документлар тутыра, акча ала, әмма бернинди эш башкармаулары белән бәйле, дип билгеләп үтте республика Президенты. - Безнең оешма барлык таләпләргә һәм бурычларга туры килә дип саныйм. Әмма бүген үз-үзен көйли торган оешманың вакәләтләре җитәрлек түгел, аларны киңәйтергә кирәклеге белән килешәм".

Татарстан Президенты, актуаль тема буларак, хезмәтне саклау мәсьәләсен билгеләде. "Уңай динамика бар, безнең һәр киңәшмә узган вазгыятькә анализ ясаудан башлана, гадәттән тыш хәлләр, контроль тикшерүләр җитешсезлекләрнең күп булуын күрсәтә. Бу эшне дәвам итәргә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу таләпләр мөһим, чөнки анда кешеләр эшли. Заманча компанияләр куллана торган барлык стандартлар төзелеш предприятиеләре өчен нигез булып торырга тиеш".

ТР Президенты кадрлар әзерләү темасына тукталды. "Төзелеш комплексында күп санлы кешеләр эшли. Безнең эшнең сыйфаты, шул исәптән хезмәтне саклау кадрлар әзерләү һәм яңадан әзерләүдән тора", - диде Р.Миңнеханов. Аның сүзләренчә, бу мәсьәлә беренче планга чыгарылырга тиеш.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы үз-үзен көйли торган оешмага кермәгән оешмаларга игътибарлы булырга тиеш, дип ассызыклады ул. "Безнең икенче үз-үзен көйли торган оешма да бар, аларның ничек эшләвен белмим. Бер үк субъектта икешундый оешма ихтыяҗы бар дип уйламыйм. Бу тыелмый, әмма Россия Төзелеш министрлыгының бер төбәккә бер үз-үзен көйли торган оешма булдыру һәм барысын да аннан сорарга дигән идеясе бар. Бу кәгазьләр генә өләшү түгел - ул җаваплылык, контроль", - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов.

"Үз-үзен көйли торган оешма кирәкле вәкаләтләрен алырга тиеш. Төзелеш тармагы теләсә кайсы төбәк икътисады өчен мөһим. Без зур потенциалга ия булуыбызны тоймыйбыз: сәнәгать объектлары һәм башкаларны да төзи алабыз. Андый төбәкләр аз: Мәскәү, Санкт-Петербург һәм без. Бу проектлау, монтажлау һәм төзелеш эшләренә дә кагыла", - диде республика лидеры.

Моннан тыш, ул төзелеш сыйфатын күзәтергә кирәклеген ассызыклады. "Үз-үзен көйли торган оешма республикада мөһим позиция били һәм куелган бурычларны үти. Безгә андый оешмага вәкаләтләрне тагын да нәтиҗәлерәк эшләрлек итеп киңәйтү мөмкинлеген карарга кирәк. Ялган документлар куллана һәм базарда эшләүләрен дәвам итәргә омтылган структураларга игътибарлы булырга кирәк. Аларны ачыклау зарур", - диде Татарстан Президенты.

Безнең төзелеш комплексы егәрлекле, уңышлы һәм тагын да яхшырачак. Безнең республика үсешендә сезнең ролегез зур, дип тәмамлады чыгышын Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International