Арчаның Казансу елгасы янында ял итү паркы һәм су коенырга күл булачак. Казу эшләре башланган инде. Проект эскизын Арчаның 3нче мәктәбендә район активистлары җыелып тикшерделәр, аның уңай якларын һәм тәкъдимнәрен әйттеләр. Семинарда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.
Казаннан проектның авторы Вадим Убейкин һәм яшь белгечләр кайтты. Түгәрәк өстәл артында төркем-төркем утырган район активист- лары, педагоглар, торак милекчеләре ширкәтләре җитәкчеләре, ветераннар, яшьләр оешмалары егетләре һәм кызлары һ.б. иң башта Казансу елгасы һәм ял паркы турында үз фикерләрен белдерделәр. Семинарда катнашучыларның фикерләре бер төрле иде: урыны, һавасы әйбәт, Казансу буенда ял итәр өчен нәрсә дә булса эшләргә кирәк. Архитектор Вадим Убейкин барыбызны да шаккатырып, проект эскизы белән таныш- тырды. Казансу елгасы янында күл булачак! Чишмә суы керә һәм чыгып китә торган саф сулы күл! Ул гынамы, аның янында кафе, кояшта һәм күләгәдә ял итә торган урыннар, пляж, душ, киенү-чишенү бүлмәләре, эскәмияләр, җәяү һәм велосипедта йөрү өчен юллар, алма бакчасы, амфитеатр, балалар мәйданчыгы... Президент Рөстәм Миңнехановка рәхмәт, – дип сөйләде район башлыгы Илшат Нуриев. – Татарстанда су саклау зоналары елы буларак, республикада махсус программа эшләнде. Әлеге программада катнашучы 20ләп район арасында Арча районы да бар. Күп төрле фикерләр яңгырады. Түгәрәк өстәл артында һәр төркемнән берәү алга чыгып, картаны элеп, үз тәкъдимен әйтте. Проектны эшләгәндә бу тәкъдимнәр искә алыначак