Төзелеш министрлыгы халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтте

2016 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Мәгълүмат-консультация  төркеме Татарстан Республикасының адвокатлар һәм нотариаль палатасы белгечләреннән составында Мамадыш муниципаль районының Шәдче һәм Олыяз авыл җирлекләрендә гражданнарны кабул итү эшендә катнаштылар. Гражданнарны кабул итү барышында ике авыл җирлегеннән булган 51 кешегә хокукый ярдәм күрсәтелде. 

Юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеген торак йортка газ үткәрү, каты көнкүреш калдыкларын чыгарып түгү, аерылышкан чакта мал бүлү, суд карарлары үтәлеше, педагогларга яшьләре җитү сәбәпле өстәмә пенсия билгеләнү буенча мөрәҗәгать тәртибе, инвалидлык, пенсиянең индексацияләнүе мәсьәләләре кызыксындыра иде.

Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да барлык сораулар буенча тулы җаваплар бирелде. Чарада ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлык юридик бүлеге белгече Л.А.Ахметзянова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International